ҠӨРЪӘН АШЫ УҘҒАРЫУ ТӘРТИБЕ:
(Сығанаҡ: "Кирәкле төркөм"
Нурулла хәзрәт: "Коръән ашы уздыру")
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Рамазан аенда елның-елында ифтар мәҗлесләре масштаблы күп урын ала башлады, бик күпләр аны үткәрәләр, һәм аны мәчетләрдә үткәрү дә модага кереп китте.
Дөресен әйткәндә, Совет чорларында, бәлки, аңа кадәрле дә, «халыкка мәчеттә авыз ачтыру» дигәнне без белми-ишетми идек. Әлбәттә, аның уңайлы яклары бар: мәҗлес оештырырга теләгән кеше мәчеткә, мәсәлән, акчасын гына бирә, анда әзерлиләр, кешенең үзенең мәшәкате керми, кунакларны шунда гына чакыра да, килеп матур гына утыра да рәхәтләнеп дога кылып китеп бара. Бер караганда, җайлы әйбер һәм мәчетләргә дә кулай.
Мәчеткә кеше килә, намаз укырга булмыйча, ашарга гына булса да, шунда дини сүз, Коръән сүзе ишетеп китә, шуңа үзенә күрә аның файдалы яклары бар. Әлбәттә, өйдәге мәҗлесләрне дә үткәрергә тырышырга кирәк – кафеда гына, мәчеттә генә түгел, чөнки өйдә үткәрелгән мәҗлеснең өстәмә саваплары була. Беренчедән, өйгә кунак керә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, өйгә кунак кермәгәндә, фәрештәләр дә керми, ди. Икенчедән, өйгә кунак кереп, өеңдә дога кылып чыгып китә. Бу инде – кунакның догасын алу дигән сүз. Шулай ук, өй эчендә Коръән укыла, Коръән шушы нигезгә укыла, шушында фәрештәләр килә, шушында бәрәкәт иңә, тынычлык иңә дигән сүз. Шуңа күрә шушы кешеләр белән кунак булу, алар белән бергә аралашу, утыру, аларны үз өеңә кертү – бу, үз чиратында, алар белән якынаю, араларны ныгыту дип атала. Шуның өчен дә кунакларны өйгә җыюны да онытмаска кирәк. Өйгә еллар буе кунак килмәгән очраклар булырга мөмкин хәзерге заманда.
Мәҗлесләрне ничек үткәрергә кирәк соң? Мәҗлесләр, әлбәттә, дини нигез белән үткәрелә, ягъни Бисмиллаһи әйтеп, Коръән белән башлана. Мондый мәҗлесләргә, әлбәттә, фәрештәләр килә, Аллаһ сүзе сөйләнгән очракта, Аллаһы Тәгалә шушында утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, гафу итә.
Мәҗлес булгач, аның үз тәртипләре була. Мәҗлестә, әлбәттә, булырга тиеш хәләл ризыклар гына.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә, әзерләгәндә бурычка кереп китеп, үзегезгә авырлык китерерлек итеп әзерләмәгез, ди. Бездә – татарларда бит «узышып табын әзерләү» дигән нәрсә бар. Берсеннән күреп чыгалар да, икенчесе дә куя башлый. Шуңа күрә хәзер безнең өстәлләребезгә елдан-ел төрледән-төрле ризыклар өстәлә бара. Ә күп очракта бу ризыкларның яртысы түгел, дүрттән бере дә ашалмый. Күбесе өстәлдә шул килеш калырга мөмкин. Һәм инде мәҗлес әзерләгән икенче кешегә бу – авырлык тудыра, чөнки кемдер күреп ала да, мин болай әзерли алмыйм, шуңа кунак чакырып тормыйм, әзерләнмим, дип әйтергә мөмкин.
Шулай ук, әгәр дә фәкыйрь кеше, мәҗлес үткәрәм, дисә, ризыклар күп төре булсын, дип тырышмасын. Булдыра алган кадәр эшләсен дә ихлас күңелдән кунакларын чакырсын. Иң мөһиме – аның чиста күңеле, нияте.
Мәҗлескә килгән вакытта, әлбәттә, кемдер күчтәнәч белән дә килергә мөмкин. Бу – күркәм гадәт, мәҗлескә килгән кешегә савабы да була, бәрәкәте дә була. Кунак кешегә үзенең шушы күчтәнәчен табынга кую дигән гадәт бар. Ни өчен алай эшләнә – бу инде шәригать буенча катгый әйтелгән сүз түгел. Әмма кеше бит берәр нәрсә алган вакытта үзе теләгән әйберне ала – күзе төшкән, ашыйсы килгән әйберне, шуңа күрә аның алдына үзенекен куйсаң, күңеле була, кунакның, шулай итеп, син күңелен күрә торган буласың.
Табын артында утыруның үз тәртипләре бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бисмилла әйтеп ашарга куша, алдыңдагыны гына ашарга, ди, тегендә-монда үрелеп утырмаска, ә инде төрле ризыклар төрле урынга куелган булса, үрелеп алудан да бернинди зыян юк.
Кыстауга килгәндә, безнең халкыбызда «әйдә-әйдә» дип кыстарга яраталар. Кыстау – оялчан кешеләр килсә, бик күркәм әйбер. Әмма инде артыгы да кирәк түгел. Кайвакытта, бертуктамый шуны әйтеп торгач, кеше уңайсызлана башлый.
Тамак туйганнан соң ашарга ярамый безнең динебездә, һәм син кешене гөнаһка кертергә мөмкинсең. Туйганнан соң ашау бу кеше өчен хәрәм булырга мөмкин.
Мәҗлес тәмам булгач, шушы ризыкны, күчтәнәч итеп, кунакларга биреп җибәрәләр. Хәзер инде бәлешләрне махсус пластик тәлинкәләргә салып чыгаралар. Бу, шулай ук, күркәм гадәт, чөнки килгән кешегә, беренчедән, күңелле була үзе белән күчтәнәч алып кайтырга; икенчедән, ризык күп калган очракта, аны ашап бетереп булмый, шуңа күрә аны кая куярга белмиләр, ризык ташланырга да мөмкин. Шуңа күрә, болай эшләү – шулай ук хәерле.
Ләкин әгәр дә хуҗа сиңа үзе күчтәнәчләрне бирмәсә, алар шундый тәликәләргә куелмаса, үзеңә табыннан нәрсәнедер җыеп китү кирәкмәс. Бу тәрбиясезлек булыр. Ә бит син белмисең, бәлки, хуҗа сездән соң тагын берәр төркем кунаклар чакырган булырга, көтәргә мөмин. Шуңа күрә, хуҗа үзе әйтмәсә, үзе бирмәсә, бу очракта алмау хәерле булыр.
Коръән мәҗлесләрендә утыру тәртибе дә бар. Мөселманнарда ирләр белән хатын-кызларга бер табын артында утыру киңәш ителми. Бу гөнаһ булып санала. Шуңа күрә дә утырган вакытта ирләр – аерым табында, хатыннар – аерым табында. Әгәр дә инде хатын-кызларны җыярга туры килсә, аерым табында я аерым бүлмәдә, я булмаса, аерым көннәрне җыйсаң, хәерлерәк.
Элек шулай булган да ул. Ирләр табынында Коръәнне мулла укыган, хатын-кызлар табынында абыстайлар укыган.
Киемгә килгән вакытта, ирләр, әлбәттә, шәригатькә туры килгәнчә киенәләр, ачык йөрмиләр. Хатын-кызларга килгәндә, проблема килеп туа. Күп очракта безнең хатын-кызларның итәкләре кыска була мәҗлестә. Тубыктан өстә икән – кыска дигән сүз. Шулай ук, куллары ачык була, муеннары ачык була, яулыклары да баш очларына гына бәйләнгән яки чәчләре чыгарып бәйләнгән була. Гаурәтнең берәр җире ачык торса, бу мәҗлескә фәрештәләр килми. Фәрештәләр килмәгәч, без бик күп бәрәкәттән колак кагабыз дигән сүз. Шуның өчен дә, хатын-кызларга киенеп йөрү – бик кирәк әйбер.
Кайвакыт абыстайлар «тырнакларыгыз буялган» дип тә сүгәләр. Тырнак буяу – чынлап та мөселманнар гадәте түгел . Бу кешеләрнең әлеге очракта тәһарәте дә дөрес булмый.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә, озын тырнак астында шайтаннар яши, ди, тырнак озынрак булган саен, аның астында шайтаннар да күбрәк була.
Һәрбер нәрсәнең үз вакыты була. Мәҗлеснең вакытын чамаларга кирәк .Үз вакытында китә дә белергә кирәк, чөнки хуҗа инде, ярар, китегез, дип куып чыгара алмый. Шуңа күрә, матур гына итеп, вакыты җиткәч китеп бару – әдәп-тәртипкә керә торган әйберләр.
Инде сәдакага килгәндә, күп мәҗлесләрдә сәдака тараталар. Кайбер абыстайлар, сәдака таратырга кирәк түгел, бу – дөрес түгел, дип тавыш чыгара башладылар. Беренчедән, сәдака биргән кешегә беркайчан да каршы төшәргә кирәкми. Кешенең күңелендә бирү теләге бар икән, ничек инде син аңа «бирмә» дип әйтә аласың? Килер бер көн, син тартып та ала алмассың ул кешеләрдән. Шуңа үзләре бирәләр икән, алырга кирәк.
Кайберәүләр тавыш чыгара «мин сәдакага мохтаҗ түгел» дип. Мохтаҗ түгелсең икән, тавышланма, ал да башка кешегә бүләк итеп бир. Яныңда утырадыр мохтаҗы, күршең бардыр мохтаҗ, юк икән, мәчеткә алып бир. Кайбер урыннарда сәдакаларны тәлинкәләргә җыялар, аннан соң яки хуҗага, яки мәчеткә бирәләр. Бу да шәригатькә каршы килә торган әйбер түгел, кулдан кулга таратып йөргәнче, шул тәртиптә сәдакаларны бирергә була.
«Сәдаканы биргәндә, күпме бирергә?» – дигән сүз дә бар. Әлбәттә, мөмкинчелеккә карап бирелә. Монда инде «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүз бар. Ләкин «энә дә – бүләк» – бу фәкыйрьләр өчен. Фәкыйрь кеше, «әз бит, әз» дип, бирергә оялмасын, чөнки аның мөмкинчелеге шулай. Ә бай кеше әз бирүдән оялсын. Чөнки бай кешенең мөмкинчелеге күбрәк. Күбрәк бирсә, аңа савабы да зуррак була, дөресрәк тә була бу сәдака. Шуңа күрә, «энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән сүздән, энә – фәкыйрьләр өчен, ә дөяне бирергә тиеш байлар. Менә шулай аның күләмнәре.
Әлбәттә, сәдаканы сорап алмыйлар, кемдер бирми икән – ул аның үз эше. Инде сәдака тараттылар икән, өстәмә бәрәкәт, өстәмә дога кылына шушы сәдакаларга.
Менә инде мәҗлесләребезнең тәртипләре, кыскача гына, шундый.